Корзина 0
+7 (952) 048-43-44 info@munchatashi.ru
Ближайший концерт состоится 14 октября в городе Камские поляны

ГРАФИК ВЫСТУПЛЕНИЙ

ОКТЯБРЬ АЕНДА

  • 12 Иске Ибрай
  • 14 Кам Поляны
  • 15 Черемшан
  • 17 Сарман
  • 18 Елабуга
  • 25 Нижнекамск.
  • 26 Нижнекамск.
  • 27 Нижнекамск.
  • 28 Нижнекамск.
  • 29 Бугульма.
  • 30 Бавлы.
  • 31 Уруссу.

НОЯБРЬ АЕНДА

  • 1 Октябрьский
  • 2 Туймазы
  • 3 Туймазы
  • 4 Стерлитамак
  • 5 Чишмы
  • 6 Уфа (дк умпо)
  • 7 Уфа (Дворец молодёжи )
  • 8 Уфа (Дворец молодёжи )
  • 9 Уфа (Дворец молодёжи )
  • 10 Чекмагуш
  • 11 Дюртюли
  • 12 Янаул
  • 13 Нефтекамск
  • 14 Челны Мэрия
  • 15 Челны Мэрия
  • 16 Челны Мэрия
  • 17 Челны Мэрия
  • 18 Челны Мэрия
  • 20 Альметьевск.
  • 21 Альметьевск. 
  • 23 Азнакаево. 
  • 24 Лениногорск 
  • 25 Мензелинск
  • 26 Менделеевск. 
  • 27 Чистополь.

АФИША

"Мунча ташы"ның " иң толстый" артисты Рөстәм Хәсәнов белән ӘҢГӘМӘ

"Мунча ташы"ның " иң толстый" артисты Рөстәм Хәсәнов белән ӘҢГӘМӘ

Соңгы арада социаль челтәрләр аша берничә укучыбыз мөрәҗәгать итеп, "Мунча ташы" юмор театрының яшь актеры Рөстәм Хәсәнов хакында язуымны үтенделәр. Бу егетнең иҗатын үзем дә бик яратып кабул итәм. Рөстәм белән элемтәгә кереп, гозеремне әйтүгә үк, "мунчачы" егет ризалыгын бирде.


35 еллык юбилей елын каршылаган "Мунча ташы" театры, ниһаять, биналы да булды дигәннәрен ишетсәм дә, барып күргәнем юк иде. Рөстәм белән шунда очрашырга сүз куештык. Татар юмор сәнгатенең иң популяр коллективына аерым, махсус төзелгән бина бирелгәндер дигән өметем акланмаса да, театрның яңа фатиры күңелемә бик хуш килде. Кечкенә генә сәхнәле җыйнак залы, грим, костюмнар, ял итү бүлмәләре, тавыш яздыру студиясе - барысы да бик уңайлы, зәвык белән җиһазландырылган.

Сәхнәдәге уены белән тамашачыны егыла-егыла көлдерергә сәләтле актерны үзе оялчан, үзе тыйнак та, әдәпле-итагатьле дә дип тасвирласам ышанмассыз инде. Ә бит Рөстәмебез нәкъ менә шундый икән...

- Рөстәм, сүзне туган яклар, әти-әниләр, туганнар белән танышудан башлыйк әле.
- Башкортстанның Чакмагыш районы, Чакмагыш авылында 1985 елда туганмын. Әтием Рәдиф милиция хезмәткәре иде. Бик тә кызганыч, гомере генә кыска булды. Мин яши-яши әтием белән горурланып туялмыйм. Әтине һаман сагынып искә алучылар бик күп, аның хакында әллә никадәр матур хатирәләре белән бүлешәләр. Әнием Динә исемле, пенсия ялына чыкканчы мәдәният өлкәсендә эшләде. Әле һаман мәдәни чараларга чакыралар үзен. Сәнгатькә, театрга тартылуым да әнидән күчкәндер дип саныйм. Абыем Альберт һәм апам Алия гаиләләре белән Уфада яшиләр. Минем әле бик кадерле, яраткан кешем - әбием дә бар, без аңа нәнәй дип дәшәбез. Үз гаиләмә килсәк, хатыным Айгөл исемле, 3 яшьлек улыбыз Самат бар. Айгөл дә Башкортстан кызы, Тәтешле районыннан.

Мәктәптән соң, ир кешенең төпле белеме булырга тиеш дигән инану белән коралланып, Башкорт дәүләт аграр университетына кердем. Университетны тәмамлагач, үз һөнәрем, ягъни урманчылык буенча эш табуы да, эшләве дә бик авыр булачакны аңладым, чөнки бу вакытта урманчылыкларны берләштерү-укмаштыру, шуңа бәйле рәвештә штат кыскарту сәясәте башланган иде. Миңа да, курсташларымның күбесенә дә, һөнәребезне ташлап, үзебезне бөтенләй бүтән юнәлешләргә китәргә мәҗбүр итте әлеге үзгәрешләр. Шөкер, берәүләр сыман үз-үземне таба алмыйча бер чиктән икенчесенә ташланып озак йөрмәдем тагын...

- Башкортстан егетенең бәхет эзләп Түбән Камага килү тарихы ничек?
- Түбән Камага бәхет эзләп түгел, бер туганымның юбилеена килгән идем. Шәһәр яшеллеге, тынычлыгы, кешеләре белән үзенә гашыйк итте дә куйды бит! Мондагы туганнарымның һәм әниләрнең киңәшен тотып, шушы шәһәрдә калырга ниятләдем. Иң башта эшмәкәрлеккә тотындым. Тик берничә айдан сәүдә эше өчен тумаганымны аңладым. Аннан соң Түбән Камада үзем кечкенәдән яраткан юмор театры - "Мунча ташы" бар икәнен искә төшереп, шуны эзләп киттем. Беренче баруымда ук репетиция вакытына туры килдем. Шулай берничә көн рәттән актерларның тамашага ничек әзерләнгәнен карап утырдым. Гамил абый авыз ачып карап утырганымны күреп кызгангандырмы инде, миңа шахматчы булып күрсәтергә кушты. Үзем ничек күзаллыйм шахмат җене кагылган кешене, шундый итеп күрсәтеп бирдем. Көлделәр!

- Төзүче-шабашчы, "Давай поженимся!" тапшыруындагы эксперт туташ, студент-медик, психбольница пациенты, кастингка килгән булачак артист, каравылчы, әби, аккош, черки, доллар, маймыл, "селедка под шубой" - мин белгән рольләрегез. Болар арасында яратып башкарганнары да, бик авырдан бирелгәннәре дә бардыр инде?
- Бу минем кимчелегем микән инде, әмма сүзсез образларга тизрәк керәм һәм җиңелрәк уйныйм. Сүзсез булсалар да, кеше көләрлек итеп черкине яки аккошны күрсәтү өчен, махсус костюм гына киеп чыгу аз бит, әлеге кош-кортларның үз-үзен тотышларын күзәтергә һәм шуларны кызыклы итеп күрсәтә белергә дә кирәк. Ә инде зуррак рольләргә тотынганда җаваплылык тагын да арта. Тавыш, мимика, интонация - һәммәсе кат-кат өйрәнелә. 10-15 көн дәвамында, көненә икешәр тамаша уйнап, кайчак тавыш ярыларына авырлык килә һәм бик каты борчыласың. Әйтик, менә ничек итеп болай да карлыккан тамак белән әби тавышын төгәлрәк, кызыграк башкарырга...

- Сценарийларны коллектив белән язганыгызны беләм. Шулар арасында күбрәк сезнең шәхси иҗат җимеше булганнары, сезнең тәкъдим белән туганнары да бармы?
- Әлбәттә, программа төзегәндә һәрберебез үзенең күзәтүләре, уй-фикерләре белән бүлешә. Бервакыт миңа бер оешмада чиратта торганда ике каравылчы ирнең сөйләшкәнен тыңлап утырырга туры килде. Боларның эшлекле кыяфәттә, кешеләргә юкка-барга бәйләнеп, үзләрен дөньяның кендеге сыман тотуларыннан тыела алмыйча көлә һәм блокнотымны чыгарып сөйләшүләрен яза башладым. Театрга килгәч, күргән-ишеткәннәремне җитәкчебез Гамил абыйга сөйләдем һәм матур гына миниатюра килеп чыкты. Аннан, "Ике ишек арасы" дигән миниатюрада юбилей мәҗлесе узачак залга керү алды бүлмәсе, ягъни "прихожка"да кунакларның үз-үзен тотышын күрсәтергә уйлаштык. Кеше кайчан үзе булып кала, кыланмый, ике-йөзлеләнми? Берүзе, көзге алдында! Шуңа да егетләргә сәхнәнең тамаша залы ягын көзге алды итеп уйнарга тәкъдим иттем һәм бу бик отышлы килеп чыкты минемчә. Менә шулай, күмәкләшеп эшләүдә инде уңышның сере. Җитәкчебез Гамил Габдуллович барыбызны да тыңлый, фикерләребезгә колак сала, шулай да соңгы сүзне ул әйтә.

- Импровизациясез юмор сәнгате яшәми дә диләр. Сезнең дуслык бармы аның белән?
- Импровизация - осталык күрсәткече. Ул тәҗрибә белән килә. Элегрәк артык сүз әйтергә куркыта иде, хәзер инде рәхәтләнеп эшлибез. Әйтик, яңа программа белән гастрольләр башланып китә. Программа бераз шомара төшкәч, гастрольләрнең уртасындарак тамашаның видеосын төшерәбез. Гастрольләр беткәч, шул видеоны карыйсың да: "Их, бу урында болай итәсе калган икән, менә бу сүз кирәк тә булмаган икән", - дигән чаклар бар. Кайчак шундый четерекле хәлләр килеп чыга, импровизация сәләтең юк икән - беттең! Кушнаренкода үзем кебек яшь актерлар белән "Шахматчы" миниатюрасын уйный идек, ут сүнде. Нишләргә?! Минем герой хәлсез, ябык, мескен бәндә бит инде. Үземнең "фирменный" яшелле-мөшелле тавышым белән тренерым булып уйнаучы Әнфискә: "Абый, кая ут? Яндыр! Мин куркам!" - дип кычкыра башладым (бу урынны Рөстәм рольгә кереп уйнап ук күрсәтте. - Р.Ш.). Ут янды, тик аппаратура эшләми... Сценарий буенча мин боксер бияләйләре киеп көндәшемә селтәнергә тиеш һәм бу вакытта дөбердәтеп суккан тавыш ишетелергә тиеш, тиешен тиеш тә бит - динамиклар эшләми! Күрәм, сәхнә кырыенда кулына калай кисәге тоткан Гамил абый нидер ымлый: "Селтән, кизән, мин бәрәм!" - дип ишарәли. Шулай итеп, мин селтәнәм, Гамил абый дөбердәтеп калаен бәрә торгач миниатюраны ерып чыктык.

- Әле бит авырган, кайгы-хәсрәтле чакларда да көлкеле уен күрсәтергә кирәк...
- Монысын да татырга туры килде. Узган елның мартында коллективыбызга әче хәсрәт килде. Хәер, безгә генә түгел, чөнки театрыбызның музыканты Альберт Абдулловның фаҗигале үлеме бөтен республика сәнгате өчен зур югалту булды. Альберт Абдуллов бик тә талантлы, универсаль музыкант та, педагог та иде. Безнең гастрольләр чорыбыз иде ул. Альберт абый урталай ярылырдай булып эшли. Тамашалардан тыш аның Түбән Камадагы балалар коллективы белән сәнгать конкурсына әзерләнгән чагы иде. Сабада ике тамаша күрсәтәсе идек 12 март көнне. Альберт абыйның Түбән Камадагы конкурсы да шул көнгә билгеләнгән. Ул иртүк юлга җыенды. Конкурсны үткәрә дә, кичкә Сабага килеп җитәргә ниятли. Костюмым өйдә онытылып калганлыктан, Альберт абый белән мин дә юлга кузгалдым. Музыкантыбызны бераз ял иттерим дип рульдә мин кайттым. Юл буе нидер сөйләдем Альберт абыйга. Ул көлемсерәп тыңлап кайтты. Мин костюмымны алып, кире юлга үз машинамда китәсе булгач, Альберт абый белән саубуллашканда: "Альберт абый, әйбәт кенә килеп җит, алайса синсез нишләрбез", - дидем. Ул: "Кадеремне белерсез", - дип җавап кайтарды. Сәгать 3тәге тамаша башланды, музыкантыбыз юк. Ярый әле, үз һөнәренең кайбер нечкәлекләрен җырчы-композиторыбыз Рамил Әсхәдуллинга өйрәтә иде Альберт абый, Рамил алыштырды үзен. Тик тамаша бетеп килгәндә, яман хәбәр килеп ишетелде: Альберт Абдуллов юл фаҗигасендә харап булган! Бу сеансны көч-хәл тәмамладык, икенче тамашага халык килеп тулды. Нишлик? Уйнадык... Тамактагы төерне йоталмый, күз яшьләрен тыялмый уйнадык. Җиргә ятып ауный-ауный еларлык халәттә уйнадык. Тамашачы көлде... Бу кадәр нерв киеренке-леген җиңәрлек көч каян алынгандыр. Альберт абыйның соңгы сүзе колагымда һаман яңгырый: кадер, кеше кадере... Белеп бетерсәк иде шул без аны!

- Бер тамашада сезне пародияче буларак та күрдек. Монысы яңа үзләштерелгән һөнәрме?
- Пародияче дип инде... Кемнедер кабатлау өчен бик күп күзәтергә, тыңларга, тавыш белән идарә итә белергә, туктаусыз камилләшергә, күнекмәләр ясарга кирәк. Минем кечкенәдән бар иде кабатлауга хирыслыгым. Әниләрнең сөйләве буенча, ике-өч яшемдә үк авылыбыздагы бер гармунчы абыйны күрсәтеп көлдерә торган булганмын.

- Биюгә-җырлауга һәвәслек тә кечкенәдәнме?
- Һәвәслек нәселдән инде. Мин бит һаман өйрәнәм генә әле. Вокал, хореография дәресләре дә алабыз театрда.

- Урамда таныйлармы? Күңелгә рәхәтлек бирәме кешеләрнең сезне тануы?
- Һәрвакытта да рәхәт түгел шул. Иркенләп йөреп тә булмый. Гап-гади малай бит инде мин, ник шулкадәр текәлеп карап торырга дим кайчак. Беркөнне хатыным белән Ришат Төхфәтуллин концертына бардык. Кеше танымасын дип, башны яка эченәрәк яшермәкче булам. Шулчак бездән ерак түгел генә утырган ханымнарның берсе кул изи: "Кил әле, кил әле!" - ди. "Минме?" - дим аптырап. "Син түгел лә! Хатыныңа әйтәбез!" - диләр. Аннан Айгөлгә: "Сеңлем, иреңне ашатма, яме, без аны шушындый ябык килеш яратабыз", - диделәр. Беләм бит инде, тамашачы минем ябыклыгымнан көлә. Рольләремне дә минем физик үзенчәлегемне, әнә шул ябык-чандырлыгымны ассызыклап эшлибез бит. Айгөлем мин укыган университетны тәмамлады, югары белемле аш-су остасы. Әллә миңа һич кенә дә ит кунмаганга аптырый башлады - кыстый-кыстый бик шәпләп ашата. Аппетит яхшы, ашыйм рәхәтләнеп. Бервакыт карасам, озын, ябык гәүдәмдә күңелсез генә булып корсак шәйләнеп маташа. Болай да булмый икән дип, Айгөл белән күбрәк сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә дип килештек. Саф һавада велосипедта йөрибез, физкультура белән шөгыльләнәбез, файдалырак ризыклар белән тукланабыз.

- Сәхнәдәшләрегезнең геройлары авызыннан сезнең образларга адресланган шактый кимсетүле сүзләр яңгырый еш кына, үпкәлисе килмиме?
- Юк ла инде! Әгәр гадәти тормышта әйтәләр икән, бәлки кимсенер дә идем. Ә болай, сәхнә образым хәлсез-сыек бәндә һәм мин шуны кеше көләрлек итеп уйныйм икән, ник үпкәләп торыйм ди. Әнә, Искәндәр абый, импровизация остасы, минем "фигурам"ны сценарийдан тыш сүзләр белән шундый итеп бизи - "чыбыркы, арматура, штакетник, җил..." - берсе дә калмый! Үзенчәлекле тышкы кыяфәт артистның имиджын булдырырга ярдәм итә. Әллә ни тырышлык куеп тормыйсың - карауга ук көлә башлыйлар икән, начармыни? Әйтик, Рәшит Шамкайның йөн-тәс кашы булгач, тиз генә үгезне күрсәтә бит. Гамил абый әйтмешли, "типаж" булыр өчен Аллаһ биргән төс-кыяфәт ярдәм итә.

- Гамил әфәнде - продюсер, сез - сәхнә яуларга килгән яшь артист... Менә шундый бер уеныгызда Гамилнең герое: "Һәр артистның үз фишкасы булырга тиеш! Сәхнәгә чыккансың икән - җүләрлән! Халык аптырасын, нишли микән бу дивана, дисен!" - дип "киңәш" бирә. Чыннан да, һәрбер иҗатчының үз үзенчәлеге булырга тиеш бит, сезнең фишка нәрсәдә соң?
- Әлегә төп фишкам - ябык һәм озын буйлылыгым. Бәлки тора-бара саллырагы да пәйда булыр.

- Сер булмаса, "Мунча ташы"ндагы кушаматыгыз ничек?
- Ничек булсын инде, "Толстый" диләр!

- Эшегез шаяру-юмор белән бәйле, ә тормышта сез шаян кешеме?
- Әйе, холкымда шуклык бар. Ә болай тыныч кебек күренсәм дә, тынгысыз җан инде үзем. Шуңа ит тә кунмыйдыр бәлки. Тагын бер һич җиңә алмый торган кимчелегем - кызу канлылык. Тиз кабынам, тиз сүреләм, яңадан үкенәм. Бер әйткәч әйтим инде үз минусларымны. Сәхнәдә уйнаганда партнер кирәк миңа, нишләптер монологлар белән кеше көлдерә алмамдыр кебек. Бу нисбәттән, рус юмористы Игорь Маменкога сокланам: бер мәзәктән берүзе тулы бер тамаша ясый ала бу оста!

- Гомумән, кино, татар театр әһелләре арасында кумирларыгыз кемнәр?
- Үзебезнекеләрдән Равил абый Шәрәфиев, Ирек абый Баһманов иҗатын бик яратам. Руслардан Юрий Никулин, Игорь Маменко. Шулай ук француз актеры Луи де Фюнеска сокланам. Бары тик тышкы кыяфәт, мимика белән дә көлдерергә сәләтле бөек актер ул.

- "Мунча ташы" ил буйлап татарлар яши торган төбәкләрдә гастрольләрдә күп йөри. Татар тамашачысы бөтен җирдә бертөрлеме?
- Юк. Баштарак тәҗрибәсезлек белән моны аңлап бетермәгәнмен. Баксаң, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Түбән Кама, Казан тамашачысы рәхәтләнеп кабул иткән тиз-тиз сөйләмне кабул итеп бетермиләр, боларга әкренрәк, гадиләштеребрәк сөйләргә кирәк икән. Аннан соң, һәр төбәкнең үз диалекты барлыгын да онытмаска кирәк. Шулай ук һәрбер төбәкнең юморга карата реакциясе дә төрле: кайдадыр халык бик эмоциональ, кайдадыр бераз тыенкы...

- Туганнарыгыз ничек кабул итә бу һөнәрегезне? Горурланалар, хуплыйлармы?
- Абый-апам да, әни дә минем үз дигәнемә ирешүемә, ягъни сәхнәдә уйнавымнан ямь һәм тәм табуыма куанып туя алмыйлар: "Халыкның яратуын тоясың икән - эшлә!" - диләр. Айгөлне әйтеп тә тормыйм: төрле яклап терәгем дә, ярдәмчем дә. Улыбыз тууга концерт белән Башкортстанга чыгып китәргә туры килде, анда да каршы килмәде. Бервакыт галәмәт популяр теге "опа-гангам-стайл"ны җырлый торган кореялы егеткә пародия ясап, шуңа татарча текст язып утырдым өйдә. Аннан шуны кат-кат кабатлап, репетиция ясадым. Менә хәзер өч яшьлек улым Самат миңа пародия ясап йөри икән балалар бакчасында!

- Киләчәк хакында уйланасызмы?
- Уйланып кына калмыйм. Тырыша-тырмаша йорт салып маташам Уфа каласында. Түбә астына керде инде өебез. Ни өчен Уфада дисәгез, картая-картая барыбер туган якка тартыр күңел дип уйлап тотынган идек. Күз күрер әле дибез. Бик авыр эш булып чыкты ул йорт салу. Акча белән дә алдандык. Монысына банктан процентка акча алуым сәбәпче дип уйлыйм, чөнки процент - ул риба. Рибаның гөнаһ икәнен белә торып алдым да, ул акчаны югалттым да. Баштарак бик нык кайгырган идем, аннан тынычландым. Иң мөһиме, барыбызның да исән-сау булуы!

- Димәк, күңелегездә дингә тартылу бар?
- Әлбәттә, бар. Динебез кушканча яшәү хакында бик еш уйланам. Теге яки бу гамәлем, сәхнәдә уйнавым дөрес микән дим.

- Сәхнәдән китәргә туры килсә, кем булып эшләр идегез?
- Әлегә үземне сәхнәсез, "Мунча ташы"ннан башка күз алдына китерә алмыйм. Көч-дәртем дә, төрле идеяләрем ташып тора. Коллектив белән бер гаиләдәй яшибез. Директорыбыз һәр нәрсәдә ярдәм итәргә әзер. Шулай да китәргә туры килсә, кулымда һөнәрем бар. Аннан, миннән яхшы гына концерт бригадасы администраторы чыгар иде, чөнки оештыру эшләренә маһирлыгым да бар. Әлегә "Мунча ташы" тамашаларыннан тыш, яшь сәхнәдәшләрем Әнфис һәм Илгиз белән мәҗлесләр оештыру һәм үткәрү белән дә шөгыльләнәбез. Җитәкчебез каршы килми, халык чакырып тора, хезмәтебезне яраталар.

Яшь һәм талантлы егетнең үзем белән шулкадәр ачылып, төгәл-матур сөйләм белән әңгә-мәләшүе күңелемә бик тә хуш килде. Сораштыра торгач, Рөстәмнең әдәбият яратуын белдем, хәтта шигырьләр дә язуын әйтте. Халкыбызның Рөстәм кебек, аның сәхнәдәш дуслары Әнфис, Илгиз кебек егетләре булуга куанып кайтырга кузгалдым. Рөстәм мине машинама кадәр озата чыкты, киң итеп елмаеп кул изәде. Ябык димәгез, шәп, егәрле егет ул!

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
http://matbugat.ru



Возврат к списку