1484200044_1980

«Мунча Ташы» театры

«Мунча Ташы» театры 1980 елның 1 апреленда үзенең беренче тамашасын куйганнан соң барлыкка килгән дип санала. Ул вакытта аның исеме «ШТМ» (Шаяннар тапкырлар мәҗлесе) дип аталса, соңрак «ШТТ» (Шаяннар тапкырлар театры) дип йөртелә башлый. Ә инде мунча темасына тамаша ясагач, театрның беренче җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Шәмси Закиров һәм Фәрит Җәләев, артистыбыз Салих ага Тухватуллин бу тамашага «Мунча Ташы» исемен бирәләр.

Шушы тамашаны авылларда, район үзәкләрендә куя башлагач, тамашачылар «Мунча Ташы“ килә дип исем ябыштырып куйдылар. Бу исем артистларның үзләренә дә һәм халыкка да бик якын булып китә. Шул вакыттан алып инде 30 ел Мунча Ташы татар эстрада театры дип атала.

1484200292_198011

Театрны Башлап җибәрүчеләр:

Шәмси Закиров – Татарстанның атказанган артисты, алып баручы – Фәрит Җәләев, Илдус Мингатин, Салих Тухватуллин, Гамил Әсхәдуллин – Татарстанның халык артисты, Рөстәм Рахманкулов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Разалия Җиһаншина – актриса.

Музыкантлар: Ренат Мухутдинов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Флүр Гайнемөхәмәтов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхтәр Минһаҗев, “ Романтиклар» ансамбленың җитәкчесе – Борис Никитин.

Соңрак театрга килделәр: Камил абый Гыйльмуллин, Ульяна Князева — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Искәндәр Мотыйгулла — Татарстанның атказанган артисты, Альберт Абдуллов, Ильфат Абдуллин, Мөсәвәрә Садыйкова, Лидия Ганиева, Ландыш Салихова, Ландыш Галиева.

Хәзерге состав:

Җитәкче – Гамил Әсхәдулла — Татарстанның халык артисты. 1959 елның 19 мартында Шәңгәлче авылында туган. Казан мәдәният һәм сәнгатъ институтын тәмамлаган. Тормыш иптәше – Алсу, балалары: Рамил, Ирек, Айтуган, Айзилә.

 

Рөстәм Рахманкул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1956 елның 24 октябрьнда Мамадыш районы Козгончы авылында туган. Урта профессиональ белеме. Тормыш иптәше – Зоя, балалары: Ләйсән, Ренат, кияүләре – Алмаз, оногы — Әмир.

 

Ульяна Князева – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1959 елның 5 августында Зәй раоны Кабан- бастрык авылында туган. Казан мәдәният һәм сәнгатъ институтын тәмамлаган. Кызы – Анна, кияүе – Николай, оногы —.

 

Искәндәр Мотыйгулла — Татарстанның атказанган артисты. 1961 елның 23 февраленда Балык бистәсе районында, тимерлек авылында туган. Казан кооператив техникумын тәмамлаган. Тормыш иптәше – Инсөя, балалары: Рамис, Данис.

 

Альберт Абдуллов – театрның музыканты. 1965 елның 21 июлендә Түбән кама шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Тормыш иптәше – Нурия, балалары: Алмаз, Айнур.

 

Сергей Хоружев – тавыш операторы. 1959 елның 26 январенда Бөгелмә шәһәрендә туган. Түбән кама нефте – химия колледжын һәм С.Сайдәш исемендәге музыка училищеcын тәмамлаган.Тормыш иптәше Светлана, балалары: Алексей, Никита, Дмитрий.

 

Яшь артистларыбыз: Энфис Кәлимуллин, Ильгиз Гильфанов, Алчәчәк Әхмәтова, Ландыш Бабаева, Рөстәм Хәсәнов.