«Мунча Ташы» театры турыдна

Мунча Ташы» театры 1980 елның 1 апреленда үзенең беренче тамашасын куйганнан соң барлыкка килгән дип санала. Ул вакытта аның исеме «ШТМ» (Шаяннар тапкырлар мәҗлесе) дип аталса, соңрак «ШТТ» (Шаяннар тапкырлар театры) дип йөртелә башлый. Ә инде мунча темасына тамаша ясагач, театрның беренче җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Шәмси Закиров һәм Фәрит Җәләев, артистыбыз Салих ага Тухватуллин бу тамашага «Мунча Ташы» исемен бирәләр.

Шушы тамашаны авылларда, район үзәкләрендә куя башлагач, тамашачылар «Мунча Ташы“ килә дип исем ябыштырып куйдылар. Бу исем артистларның үзләренә дә һәм халыкка да бик якын булып китә. Шул вакыттан алып инде 30 ел Мунча Ташы татар эстрада театры дип атала.

Театрны Башлап Җибәрүчеләр:

Шәмси Закиров – Татарстанның атказанган артисты, алып баручы – Фәрит Җәләев, Илдус Мингатин, Салих Тухватуллин, Гамил Әсхәдуллин – Татарстанның халык артисты, Рөстәм Рахманкулов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Разалия Җиһаншина – актриса.

Музыкантлар: Ренат Мухутдинов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Флүр Гайнемөхәмәтов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхтәр Минһаҗев, “ Романтиклар» ансамбленың җитәкчесе – Борис Никитин.

Соңрак театрга килделәр: Камил абый Гыйльмуллин, Ульяна Князева — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Искәндәр Мотыйгулла — Татарстанның атказанган артисты, Альберт Абдуллов, Ильфат Абдуллин, Мөсәвәрә Садыйкова, Лидия Ганиева, Ландыш Салихова, Ландыш Галиева.